«Китап киштәләре белән танышу»: экскурсия (6+)

15 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Китап киштәләре белән танышу» дигән экскурсия үтте.

Знакомство с книңными полками
IMG_1939
IMG_1950
IMG_1936

Экскурсия вакытында балалар өлкәннәр абонементы белән таныштылар, балалар бүлегенә кереп, матур әдәбият киштәләрен карадылар. Китапханәче яшь укучыларга абонемент һәм уку залының нәрсә икәнлеге, киштәләрдә китапларның нинди тәртиптә урнашуы турында сөйләде, китапханә кагыйдәләре белән таныштырды. Балаларны китапның килеп чыгу тарихы турында «Китап безгә каян килгән» дигән презентация аеруча кызыксындырды. Аның аша укучылар китап безнең киштәләргә килеп эләккәнче нинди озын юл үтүе турында белде. Балалар бик теләп үзләренең яраткан китаплары һәм балалар язучылары турында сөйләде. Шулай ук укучылар игътибарына балалар китаплары һәм журналлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: